Лениногорскиның матурлык яратучы гаиләсе: өйләрен гөл-бакча иткән (фотолар)
Шәһәребездә яшәүче ирле-хатынлы Дьячковларның моңсуланып утырырга вакытлары юк. Җәен җир җимертеп бакчада эшлиләр, ә өйләре ел әйләнәсе бакчаны хәтерләтә, алар гөлгә күмелеп яши.
Алтмышлап гөлләре бар. Нинди генә төсләре, нинди генә төрләре юк аларның. Бармакларын бөгеп гөл исемнәрен саныйлар: азалия, бегония, белопероне, глоксиния, фиалка, драцена, эсхинантус, кроссандра, герань, һәм башкалар....